Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Кама Тамагы муниципаль районына эшлекле сәфәре
2012 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе
2012 елның 18 гыйнварында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эшлекле сәфәр белән Кама Тамагы муниципаль районында булып кайтты. Бу көнне анда ТР Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс үткәрелде. Министр М.М.Корманов – районның конкурс комиссиясе рәисе. Конкурска документларын 2 кандидат тапшырган иде – И.Ф.Рамазанов һәм Д.В.Юманов.
Бүген ТР Кама Тамагы муниципаль районы Советы утырышында Район советы депутатлары Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасына И.Ф.Рамазанов кандидатурасын бертавыштан сайладылар.