Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы чараларның гамәлгә ашырылуын комплекслы тикшерү турында

2012 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2012 елның 16 – 20 гыйнвар көннәрендә Министрлыкның мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге җитәкчесе урынбасары А.А.Беденьгов Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы көрәш советының экспертлар төркеме катнашында федераль һәм республика законнарында каралган коррупциягә каршы чараларның  республиканың Актаныш муниципаль районында гамәлгә ашырылуын комплекслы тикшерүдә катнашты.

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов тарафыннан расланган комплекслы чаралар планы нигезендә әлеге тикшерү вакытында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

-федераль һәм республика законнарында каралган очракларда коррупциягә каршы юнәлдерелгән муниципаль норматив хокукый актларны кабул итү һәм гамәлгә ашыру эшенең торышы;

-муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелүнең оештырылуы һәм сыйфаты;

-“Дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында” 2010 елның 27 июлендәге 210-ФЗ номерлы Федераль законның Актаныш муниципаль районында тормышка ашырылуы һәм 2012 – 2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасы чаралары исемлегендәге 5.2 пунктның гамәлгә ашырылуы;

-районның җирле үзидарә органнарының 2009 – 2011 елларга Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча Республика программасын һәм Республиканың 2012 – 2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы программасын гамәлгә ашырулары.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы урынбасары Р.В.Гайнетдинов үткәргән йомгаклау киңәшмәсендә (әлеге киңәшмәдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.М.Камаев һәм районның җирле үзидарә органнарының структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты) экспертлар төркеме әгъзалары районның җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган коррупциягә каршы эшнең оештырылуын һәм сыйфатын яхшырту буенча тәкъдимнәр керттеләр.

ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International