2012 елның 25 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Экспертлар советы утырышы үткәрелде. Көн тәртибенә Татарстан Республикасының 6 закон проекты кертелде.
Әлеге закон проектларының 4се, аерым алганда, “Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында” Татарстан Республикасы Законының 11 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасында уен бизнесына салым ставкалары турында” һәм “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары Экспертлар советы карары нигезендә хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының якындагы утырышының көн тәртибенә кертелде.
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Татарстан Республикасы законы проекты (икенче тапкыр тикшерелә) Экспертлар советы карары нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе күрсәтмәләрен исәпкә алып, кабаттан эшләп бетерү өчен кайтарылды. Закон проекты Экспертлар советында өченче тапкыр каралачак.
Экспертлар советында кабаттан тикшерелүгә кертелгән “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы Кодексына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты аны ТР Дәүләт торак инспекциясе, ТР Дәүләт торак фонды, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы белән килештерү зарур булуга бәйле рәвештә, шулай ук Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе күрсәтмәләрен исәпкә алып эшләп бетерү өчен кайтарылды. Әлеге закон проекты Экспертлар советының чираттагы утырышының көн тәртибенә кертелде.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте