2012 елның 25 гыйнварында, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан расланган график нигезендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге мөдире А.М.Чашин һәм әлеге бүлекнең әйдәп баручы белгече И.Ф.Вафин 2012-2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасы чараларын башкаруның оештырылуын, шул исәптән, ТР Югары Ослан муниципаль районында норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрелүне тикшерделәр.
Җаваплы башкаручылар буларак җирле үзидарә органнары билгеләнгән программа чаралары пунктлары анализланды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы затлар катнашында киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмә барышында тикшерүчеләрнең эш нәтиҗәләре турында әйтелде, җитешсезлекләр күрсәтелде, районның җирле үзидарә органнарының коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау эшен камилләштерү буенча оештыру-методик характердагы тәкъдимнәр бәян ителде.
Киңәшмәдә җитешсезлекләрне бетерү һәм Министрлык вәкилләренең җаваплы башкаручыларга тәгаен йөкләмәләр бирү кебек тәкъдимнәрен башкару турында карар кабул ителде.
Эш нәтиҗәләре буенча белешмә әзерләнде. Әлеге белешмә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлекчәсндә урнаштырылды һәм районның җирле үзидарә органнарына таратылды.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте