Татарстанда дүртенче тапкыр Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде. Әлеге чара Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан оештырылган иде.
Әлеге чара кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге халыкны Россия Президентының Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә кабул иттеләр. Хокукый ярдәм алу өчен 13 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү барышында Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе рәисе М.М.Корманов ике россия телевидениесе каналына интервью бирде. Россия төбәкләре арасында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе халыкны хокукый агарту өлкәсендә системалы эш алып бара. Татарстанда беренчеләрдән булып төрле министрлыклар һәм ведомстволар белгечләреннән торган мобиль мәгълүмат-консультация төркеме эшли башлады. Алар юридик ярдәм күрсәтү максаты белән Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан Россия юристлары ассоциациясенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсенә бүләк ителгән мини автобусларда республиканың авыл җирлекләренә эшлекле сәфәр белән чыгалар. М.М.Кормановның әлеге мәсьәлә хакында тамашачыларга сөйләр сүзе байтак иде. Юстиция министры шулай ук “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләп бетерүгә карата үз планнары белән уртаклашты. Аерым алганда, министр яңа закон нигезендә түләүсез юридик ярдәм алуга хокуклы гражданнар исемлеген арттыруга карата ТР Юстиция министрлыгы тәкъдимнәре турында бәян итте.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте