Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коллегия утырышы үтте. Аның барышында Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының 2011 елдагы закон проектлары эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгардылар һәм 2012 елга бурычлар билгеләделәр.
Мәсьәләләр буенча фикер алышуда Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Ф.Р.Волкова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.А.Ощепков, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Административ һәм хокук саклау органнары идарәсе башлыгы В.Г.Карузин, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары О.В.Чиркова катнаштылар.
Коллегия эшендә республика министрлыклары һәм ведомстволарыннан 30 вәкил катнашты, алар арасында юридик бүлекләрнең мөдирләре һәм белгечләре, шулай ук үз ведомстволарында закон проектлары белән эшләү өчен җаваплы җитәкчеләрнең урынбасарлары һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин булды.
Коллегия утырышын ачканда, коллегия рәисе, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов фикер алышуга чыгарылган теманың гаять мөһимлеген ассызыклады.
Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының 2011 елдагы планлы һәм планнан тыш закон проектлары эшчәнлеге белән бәйле эш турында, шулай ук 2012 елда закон проектлары эшчәнлеге өлкәсендә хәл итәсе бурычлар һәм мәсьәләләр хакында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров сөйләде.
Ул үз докладында норматив хокукый акт проектларын Министрлар Кабинетына кертү өчен билгеләнгән срокларның үтәлүенә, шулай ук республиканың башкарма хакимият органнары тарафыннан әзерләнгәндә аларның сыйфатына аеруча игътибарлы булырга чакырды.
Доклад ясаучы үз чыгышында Татарстан Республикасы Премьер-министрына яңа кабул ителгән федераль законнар нигезендә Татарстан Республикасы законнарын һәм бүтән норматив хокукый актларын кабул итү, үзгәрешләр кертү яки көчен югалткан дип тану зарурлыгы турында хәбәр итү бурычының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре тарафыннан үтәлүенә катгый контрольне гамәлгә ашыру зарурлыгын билгеләде.
Коллегия утырышында чыгыш ясаганда закон проектлары белән эшләү бүлеге мөдире Ә.Р.Кәримова коллегия эшендә катнашучылар игътибарына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының планнан тыш эшчәнлегенә җентекле анализ тәкъдим итте. Әлеге анализдан күренгәнчә, 2011 елда 43 планнан тыш закон проектының 11е, ягъни 25%ы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Закон проектлары эшчәнлеге планына кертелергә мөмкин булган.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы Р.Ф.Гафиятуллин башкарма хакимият органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре игътибарына закон проектларын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү сроклары һәм әлеге проектларның сыйфаты турында мәгълүмат җиткерде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе башлыгы А.А.Ощепков республика министрлыклары һәм ведомстволарының юридик хезмәтләре тарафыннан җибәрелгән хаталарны конкрет мисаллар китереп раслады.
Фикер алышу барышында яңгыраган барлык шелтәләр һәм тәкъдимнәр Министрлык коллегиясе карарында чагылыш табачак.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
Материалны бәяләргә яисә үз фикереңне белдерергә