2012 – 2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасының гамәлгә ашырылуын тикшерүне үткәрү турында

2012 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе
2012 елның 27 гыйнварында 2012 елда республиканың башкарма хакимият органнарында 2012 – 2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасының гамәлгә ашырылуын тикшерүне үткәрү графигы нигезендә (әлеге график Татарстан Республикасы юстиция министры тарафыннан расланган), Министрлыкның мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге мөдире А.М.Чашин, бүлек мөдире урынбасары А.А.Беденьгов, әлеге бүлекнең өлкән белгечләре Н.А.Шакирова һәм М.Ф.Вәлиев составындагы эшче төркеме югарыда күрсәтелгән программа чараларының Татарстан Республикасында Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрдәге техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсендә гамәлгә ашырылуын тикшерделәр.
 
Татарстан Республикасында Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрдәге техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе Татарстан Республикасы башкарма хакимият органының яңа оешкан органы булганга, Министрлык хезмәткәрләренең эше беренче чиратта коррупциягә каршы тулаем эшне оештырганда методик һәм мәгълүмати-консультация ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.
 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрдәге техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе башлыгы Р.М.Хафизовта киңәшмә үткәрелде. Аның барышында эшче төркем әгъзалары Идарә тарафыннан 2012 – 2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасын гамәлгә ашыру буенча башкарыла торган эшне оештыруга карата тәкъдимнәр керттеләр.
 
Югарыда күрсәтелгән тикшерү нәтиҗәләре турында белешмә якын вакытта Татарстан Республикасында Үзйөрешле машиналарның һәм башка төрдәге техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсенә җибәреләчәк, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “2012 – 2014 елларга Республиканың коррупциягә каршы комплекслы программасының гамәлгә ашырылуына контроль” бүлекчәсендә урнаштырылачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International