Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс

2012 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең ТР Әгерҗе районы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә:
 
Квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем яисә урта һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
 
  
Документлар 2012 елның 2 февраленнән 21 февраленә кадәрКазан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 19 марты. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары"  бүлекчәсендә урнаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International