Акциядә катнашучылар халыкны ачык ишекләр рәвешендә иртәнге сәгать 9 дан кичке 18 сәгатькә кадәр (Республиканың башка шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә - иртәнге сәгать 8.00дән алып 17.00 сәгатькә кадәр) кабул иттеләр.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрүне РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлар һәм Нотариаль палаталары, “ТИСБИ” Идарә академиясенең, Икътисад, идарә һәм хокук институтының (Казан шәһәре) юридик клиникалары, Ассоциациянең Татарстандагы бүлегенең Яшь юристлар советы әгъзалары хупланды.
Халыкны кабул итү эшенә юрист-консультантлар сыйфатында 46 адвокат, 64 нотариус, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре исәбеннән 15 юрист җәлеп ителде.
Татарстанда халыкны кабул итү нәтиҗәләре буенча 407 граждан квалификацияле хокукый ярдәм алды. Кабул итү көне статистикасына күз салсак, нотариуслар тарафыннан 161, адвокатлар тарафыннан 144 граждан кабул ителгән. Югары уку йортларының 2 юридик клиникасын да кертеп, Казан шәһәренең түләүсез юридик ярдәм күрсәтү пунктларында 105 кеше кабул ителгән.
Татарстан Республикасы Юстиция министры М.М.Корманов, аның урынбасарлары: С.Н.Столяров һәм Н.В.Рагозина, шулай ук РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары О.В.Чиркова гражданнарны көн дәвамында Россия Президентының Татарстан Республикасындагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә кабул иттеләр.
Хокукый ярдәм алу өчен мөрәҗәгать иткән халыкның иң актив төркеме – пенсия яшендәге өлкән кешеләр. Алар барыннан да бигрәк мирас, торак, җир законнары, социаль тәэминат белән бәйле, шулай ук процессуаль нормаларга шәрехләр алу максатыннан юристларга мөрәҗәгать иткәннәр.