Вакантлы вазыйфаны биләүгә конкурс

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең Казан шәһәре Яңа Савин районы җәмәгать судьясы аппаратының 6 нчы суд участогы суд утырышы секретаре, ТР Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җәмәгать судьясы аппараты консультанты вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 6 февраленнән 26 февраленә кадәрКазан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 13 марты. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турындагы тулырак мәгълүматны (843) 292-51-48, 292-38-15 телефоннары буенча белешергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International