«Татарстан чаңгы юлы – 2012»

2012 елның 13 феврале, дүшәмбе
12 февральдә “Россия чаңгы юлы – 2012” XXX Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы кысаларында Казанда «Татарстан чаңгы юлы – 2012» Республика массакүләм чаңгы ярышының шәһәр этабы узды. Ул республиканың иң масштаблы спорт чараларының берсе булып тора.
“Россия чаңгы юлы”н һәркем кышкы спорт бәйрәме буларак кабул итә. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, быел Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында барлыгы 21870 казанлы, ә республика буенча алганда – 129153 кеше катнашкан.
Гадәткә кергән 2013 метрлы дистанциягә старт VIP-узышта бирелде. Анда Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов финишка, ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ Идарәсе начальнигы Р.Н.Миңнехановны беренче урынга уздырып, икенче булып килде.
Икенче мактаулы урын – шулай ук яхшы нәтиҗә.
Мидхәт Мәзгут улы, Сезне котлыйбыз!
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International