Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс

2012 елның 13 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Мөслим районының 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты һәм ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 12 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
ТР Мөслим районының 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
ТР Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәренең 12 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем яисә урта һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 13 февраленнән 4 мартына кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 20 марты. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында өстәмә мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International