2012 елның 15 февралендә норма төзү барышында дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнарының үзара мөнәсәбәттә торуын гамәлгә ашыру кысаларында “Муниципаль норматив хокукый актларны кабул иткәндә законлылыкны саклау” мәсьәләсенә багышланган видеоконференция тәртибендә киңәшмә булды. Аны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән берлектә оештырды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов алып барды.
Видеоконференциядә Татарстан Республикасы Прокуратурасыннан, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсеннән, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советыннан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан вәкилләр, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре һәм җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләреннән вәкилләр катнашты.