VIII Татарстан Республикасы судьялары конференциясе
2012 елның 21 феврале, сишәмбе
Кичә, 2012 елның 20 февралендә, Казанда Татарстан Республикасы судьялары конференциясе үтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиков катнашты.
2012 елның ноябрь – декабрь айларында Мәскәү шәһәрендә узачак VIII Бөтенроссия судьялары съездына делегатлар сайлау Конференциянең көн тәртибенә куелган мөһим мәсьәләләрнең берсе иде.
Конференциядә гомуми юрисдикциядәге судлар һәм җәмәгать судьялары эше турында нотык белән Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев чыгыш ясады.
Судьялар корпусына республиканың җәмәгать судьяларын оештыру ягыннан, шул исәптән матди-техник тәэмин итү турындагы мәгълүматны Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов бәян итте. Министр үз нотыгында җәмәгать судьяларының суд участокларын урнаштыру, суд участоклары биналарына агымдагы һәм капиталь ремонт буенча алып барыла торган эш турында, Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен законнар белән ныгыту, җәмәгать судьяларын һөнәри яңадан әзерләү хакында, матди-техник яктан һәм кадрлар белән тәэмин итү өлешендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы карамагындагы башка мәсьәләләр буенча мәгълүмат тәкъдим итте.