Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
2012 елның 21 февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов рәислегендә Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты утырышы булды.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне карап тикшерү куелган иде:
1. “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законының 11 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы).
2. “Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы).
3. “Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законы проекты турында (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы).
4. “Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында” Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).
5. “Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты турында (эшләүчесе - Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).
Көн тәртибендәге 4 һәм 5 мәсьәләләр буенча доклад белән Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов чыгыш ясады.
Карап тикшерү нәтиҗәләре буенча югарыда күрсәтелгән барлык закон проектлары да Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты тарафыннан хупланды.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International