Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!

2012 елның 22 феврале, чәршәмбе
Хөрмәтле ир-атлар! Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Сезне батырлык, вөҗданлылык һәм намуслылык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез! Бу хәрби дан бәйрәме барыбыз өчен дә онытылмаслык кыйммәткә ия, һәркемне патриотлыкка һәм намуслылыкка рухландыра. Бу көнне без, баш түбәбездәге тыныч киңлек, яши алуыбыз һәм балалар белән оныкларны үстерә алуыбыз белән кемгә бурычлы булуыбызны тагын бар кат аңлар өчен, хәтер һәм йөрәк аша кабат тарихның дәһшәтле һәм хәтердән мәңге җуелмас битләренә кире кайтабыз. Бүген Россиядә данлы хәрби традицияләр актив рәвештә торгызыла, яшьләрне патриотлык рухында һәм Ватаныбызга карата мәхәббәт тәрбияләү өчен, барлык тарих баскычларында туган җирне яклаучылар һәм азат итүчеләрнең кыюлыклары һәм батырлыклары мисалында зур эшләр башкарыла. Кешелекнең көчле өлеше бәйрәмендә сезгә эшләрегездә уңышлар һәм җиңүләр, ә йортыгызда – тынычлык һәм иминлек телибез. Һәрвакытта да гел алга – яңа проектларга һәм казанышларга бару өчен, рухыгыз һәм тәнегез нык булсын! Сезнең юлыгызда очраган каршылыклар җиңел җиңелсен! Тыныч күңел һәм бәйрәмчә кәеф сезгә!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International