Кама Тамагы муниципаль районының район Советы утырышында

2012 елның 24 феврале, җомга
Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм алды көнендә Кама Тамагы муниципаль районында район Советы утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты И.И.Гыйльметдинов, республика парламенты депутатлары һәм Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов катнаштылар.
Совет утырышында муниципаль район башлыгы З.Г.Гәрәфиев 2011 елда башкарылган эш турында хисап тотты һәм утырышта катнашучыларга районның 2012 елда социаль-икътисадый үсеше буенча алга куелган бурычлар белән таныштырды. Район җитәкчесе үз чыгышында узган елда сәнәгать җитештерүенең тотрыклануы күзәтелү турында билгеләп үтте. Сәнәгать продуктларының гомуми күләме, гамәлдәге бәяләр белән алганда, 350 млн. сум тәшкил иткән. Җитештерелгән сәнәгать продуктларының 64 проценты “Кама Тамагы гипс руднигы” ААҖга туры килә. Гипс ташын чыгару күләме, узган елның алдагы елы белән чагыштырганда, 188 мең тоннага (38 %ка) арткан һәм 682 мең тонна тәшкил иткән.
Район башлыгының гадәти хисабыннан кала, шулай ук Кама Тамагы районын үстерү белән бәйле мәсьәләләр турында төрле дәрәҗәдәге депутатлар белән бергә фикер алышу булды. Аерым алганда, сүз авыл товар продукциясенең түбән процентлы булуы, демографик проблема турында, авылда авыл кешеләрен эш белән тәэмин итү мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнгән эшлеклелек өлкәсендәге активлыкны күтәрү турында барды. Моңа карата Дәүләт Советы Рәисе муниципаль хакимиятне авылда эшлеклелек өлкәсендәге активлыкны күтәрү буенча яхшы эшләгәннәре өчен мактау сүзләре әйтте, чөнки 2011 елда районда авыл эшкуарларының 50 миллион сумга якын суммага 261 кредит бирелгән. Авыл хуҗалыгы комплексы өлкәсендә эшсез гражданнарның үз эшләре белән шөгыльләнү программасы буенча шәхси эшкуарлар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары сыйфатында 68 кеше теркәлгән. Алар үз эшләрен ачу өчен 3 млн 880 мең сум субсидия алганнар.
Утырыш барышында җирле депутатлар Татарстан Дәүләт Советы Рәисенә бер рәт социаль проблемаларны хәл итүдә булышлык күрсәтүен сорадылар, аерым алганда, социаль объектларны, беренче чиратта балалар бакчаларын төзү һәм реконструкцияләү өчен финанслар җәлеп итүдә. Авылда укытучыларга ярдәм итү проблемасы кискен куелды. Мәсьәләләрне рәсми карап тикшергәннән соң, район Советы утырышының кунаклары “Рост.Ок” ҖЧҖ теплица хуҗалыгында (авылда шәхси инициативаны үстерүнең уңышлы мисалы), шулай ук Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында реконструкциядән соңгы кайбер социаль объектларда булдылар.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International