Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурсның нәтиҗәләре

2012 елның 28 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында министрлыкның өлкән белгече һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфаларын биләп торуга конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәгеләр конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын җыйды һәм конкурста җиңүче дип танылды:
Пилин Дмитрий Анатольевич, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече;
Огородникова Надежда Сергеевна, Казан шәһәре Яңа Савин районының 7 номерлы суд участогы суд утырышы секретаре.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International