2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының тормышка ашырылуын тикшерү
2012 елның 1 марты, пәнҗешәмбе
«2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында» 2011 елның 18 августындагы 687 номерлы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карарының 5 пунктын үтәү максатында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының тикшерүләр үткәрү графигы нигезендә Зеленодольск муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлеше тикшерелде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгындагы тикшерүләр нәтиҗәләре 28 февральдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры каршындагы Коррупциягә каршы тору советы әгъзалары катнашында карап тикшерелде.
Күрсәтелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча белешмәләр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә урнаштырылачак.