Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды. Киңәшмәдә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгыннан вәкилләр катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына федераль дәүләт хакимияте органнарының аерым вәкаләтләрен тапшыру инициативасы белән чыгу мөмкинлеген бирүгә, шулай ук, үз керемнәре белән тәэмин ителгәнлекләреннән чыгып, Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының Россия Федерациясе бюджет системасының башка бюджетларыннан бюджетара трансфертлар рәвешендә килә торган акчалар белән идарә итү хокукларын киңәйтүгә кагылышлы үзгәрешләрне Россия Федерациясе законнарына кертү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе һәм Татарстан Республикасы Финанс министрлыгының тәкъдимнәре фикер алышу өчен нигез булды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча югарыда саналган тәкъдимнәрне Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе В.В.Путин исеменә язылачак хат проектына кертү карары кабул ителде.