Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсына заявкалар кабул итә башлау турында белдерә (Конкурс турында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карар белән расланган нигезләмә).
Конкурста катнашуга заявкалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 23 июлендәге 581 номерлы карары редакциясендә) белән расланган формада кабул ителәләр.
Заявка фомасы.
Заявкага өстәлә:
бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләү турындагы таныклык күчермәсе;
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2011 елның 21 октябрендәге 363 номерлы боерыгы белән расланган формадагы һәм коррупциоген факторлар һәм аларны бетерү юллары күрсәтелгән (бәяләүдә коррупциоген фактор һәм аны бетерү юллары күрсәтелмәгән булса, мондый бәяләмә каралмый) йомгаклаулары күчермәләре;
Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, дәүләт органнарының, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарының һәм аларның уындагы затларының бәяләмәләрне (алар булган очракта) карау буенча мотивлаштырылган җаваплары.
Документлар 1 нче октябрьдән 30ына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 404 каб., 4 этаж адресы буенча кабул ителә.
Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9:00 дән 18:00 гә кадәр, җомга 9:00 дән 16:45 сәгатькә кадәр.
Белешмәләр өчен телефоннар: (843)223-01-60, (843)223-02-26.
Җиңүчеләр 2018 елның 1 ноябреннән 20сенә кадәрге чорда билгеләнә.
Конкурс нәтиҗәләре конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе имзаланган көннән соңгы өч эш көне эчендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында "Норматив хокукый актлар һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза уздыру буенча ел саен уздырыла торган экспертлар конкурсы" бүлегендә урнаштырыла.