Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университеты арасында төзелгән озак сроклы хезмәттәшлек кысаларында КФУның юридик факультеты студентлары бу елның мартыннан июньгә кадәр Министрлыкта диплом алды практикасы уздылар.
Яшь белгечләр Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары регистрын формалаштыруда актив катнаштылар. Студентлар Татарстан гавами хакимияте органнарының нормалар иҗат итү эшчәнлеге белән танышып кына калмыйча, регистрга кертелгән 3000нән артык актуаль документлар редакциясен төзеделәр.
Татарстан юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов теорияне һәм практик эшчәнлекне берләштерү булачак белгечләрне әзерләү сыйфатын сизелерлек яхшырта, дип ассызыклады.
Практика йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аеруча уңышка ирешкән студентларны Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте. Булачак коллеларны котлыйбыз!