Татарстан Юстиция министрлыгы Яшьләр көнендә яшь профессионаллар турында сөйли

2025 елның 28 июне, шимбә

Бүген Яшьләр көне билгеләп үтелә! “Яшьләр һәрвакыт республикабызның алга бара торган көче булды һәм булачак”, - дип саный Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Юстиция министрлыгы хезмәткәрләренең 30% ы - 30 яшькә кадәрге яшь белгечләр. Актив, бөтен яңа һәм кызыклы нәрсәләргә ачык кешеләр алар. Яшьләр көнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Министрлык хезмәткәрләре турында сөйли. Аларны юридик һөнәр генә түгел, актив тормыш позициясе дә берләштерә.

“Минем өчен Юстиция министрлыгында эшләү - җәмгыятькә чын хезмәт, - дип сөйли Ярослав Геннадиевич Швец, түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы. Без катлаулы ситуацияләрдә кешеләргә квалификацияле хокукый ярдәм белән булышабыз, закон каршында барысының да тигезлеген тәэмин итәбез”.

Ярославка 24 яшь, Министрлыкта аның карьерасы магистратураның беренче курсында ук башлана. Ул җитәкчесе белән горурлана, аның тәҗрибәсе күплегенә соклана. “Миңа республиканың иң яхшы юристларының берсе -хокукый экспертиза һәм нормалар иҗат итү эшчәнлеге бүлеге башлыгы җитәкчелегендә эшләү бәхете елмайды. Аннан мин дәреслекләрдә таба алмаган гамәли белемнәр алдым”, - ди ул. Ярослав җаваплы эшен федераль һөнәри чараларда катнашу белән уңышлы үрелдереп бара. Күптән түгел ул, Татарстанны федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итеп, V Мәскәү юридик форумында II урынны алды.

“Минем өчен эшчәнлек - гражданнарның якланмаган категорияләренә ярдәм итү, үз илемә, регионга тормыш сыйфатын яхшыртуда булышлык күрсәтү”, - ди оештыру эше һәм документлар әйләнеше бүлегенең 1 категория белгече Сабирова Арина Артемовна. “Миңа 19 яшь һәм остазлар миңа эшемдә бик ярдәм итәләр, мин хезмәттәшләремнең һәр киңәшенә колак салам. Остазлык яхшы булу нәтиҗәсендә мин эшкә бик тиз өйрәндем”, - ди Арина. Аның казанышлары арасында - РФ Юстиция министрлыгы оешуга 220 ел тулуга багышланган “Россиянең бөек юристлары” вузара конференциясенең I дәрәҗә дипломы һәм “Хокук, җәмгыять һәм идарә өлкәсендә перспектив тикшеренүләр” халыкара фәнни конференциясендә җиңү. Аринаның актив фәнни эшчәнлеге төрле сертификатлар һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән, ул шулай ук транспорт грантына ия.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хәбибуллин Альберт Руслан улы эшен һәм укуын уңышлы үреп алып бара. 23 яшьлек егет җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегендә эшли, параллель рәвештә Казан (Идел буе) федераль университетының юриспруденция юнәлеше буенча магистратурасында белем ала. “Министрлыкта эшләү һәм магистратурада уку бер -берсен тулыландыра, теоретик белемнәрне практикада кулланырга мөмкинлек бирә”, - ди Альберт. Фәнни эшчәнлеге аңа лаеклы танылу китерә - ул берничә тапкыр фәнни форумнарда һәм конференцияләрдә призлы урыннар яулады. 2025 елда Альберт фәнни-тикшеренү эшчәнлегендәге югары казанышлары һәм университетның студентлар фәнен үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен КФУ ректоры Л.Р. Сафинның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

“Балачактан ук мине юриспруденция өлкәсе кызыксындырды. Мин һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә һәм гаделлек өчен көрәшергә теләдем”,- дип сөйли оештыру эшләре һәм документлар әйләнеше бүлеге хезмәткәре Зарема Темуровна Шукурова. Аның белемгә һәм һөнәри үсешкә омтылышы казанышларга китерә, шул исәптән фәнни конференцияләрдә җиңүләр һәм дәрәҗәле бүләкләр белән беркетелә. Алар арасында “Научный форум” 5 нче Халыкара фәнни-гамәли конференциясендә социология фәннәре секциясендә 1 урын өчен диплом да бар.

“Кадрлар белән эшләү - Министрлыкның киләчәге белән эшләү”, - ди Юшкова Азалия Васильевна, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең әйдәп баручы советнигы. 26 яшьлек Азалия талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча президент премиясе лауреаты булып тора һәм ул актив катнашкан проектларның исемлеге шактый зур. 2024 елда Азалия Татарстан Республикасы Рәисе администрациясенең төп вазыйфалар төркемен биләү өчен кадрлар резервына кертелгән иде.

Татарстан Юстиция министрлыгы чын күңелдән Яшьләр көне белән котлый! Энергия һәм талант уңышлы проектларда чагылсын, ә кыю идеяләр хуплау һәм танылу тапсын.

#ВремяМолодых #нацпроектмолодежьидети


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International