Рөстәм Заһидуллин Алабуганың иң яхшы укучыларына медальләр тапшырды

2025 елның 28 июне, шимбә

Алабуга районы администрациясе бинасында 2025 елгы чыгарылыш сыйныф укучыларына бик яхшы билгеләре белән аттестатлар һәм “Укуда аерым уңышлары өчен” Россия медале тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин уку отличникларына - алтын һәм көмеш медаль алучыларга бүләкләр тапшырды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп, министр укуда югары нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм иткән хезмәт сөючәнлек һәм максатчанлык сыйфатларын ассызыклады. “Бу күнекмә - авырлыкларны җиңеп чыгу һәм киртәләр алдында чигенмәү - сезнең тормышыгызда төп өстенлегегез булачак. Үз көчегезгә ышаныгыз, хыялларыгыз тормышка ашсын!”

Министр шулай ук КФУның Алабуга институты чыгарылыш кичәсендә катнашты, анда яшь белгечләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлады.

Алабуга районы мәгълүматларына караганда, быел мәктәпне 69 укучы медаль белән тәмамлаган. Чыгарылыш сыйныфның 43 укучысы I дәрәҗә алтын медальгә, 26 сы - II дәрәҗә көмеш медальгә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында Лисичанскидан килеп, Казан федераль университетының Алабуга институтының "Университет" мәктәбен тәмамлаучылар да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International