Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышында

2012 елның 14 марты, чәршәмбе
2012 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Утырышның беренче өлеше “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләү буенча эшче төркем белән бергә үтте. Закон проектын бергә карау нәтиҗәсендә, закон проектын эшләп бетерү һәм алга таба агымдагы елның 15 мартында булачак Экспертлар советы утырышына тәкъдим итү турында карар кабул ителде.
Аннары Иҗтимагый совет әгъзалары 2012 елга эш планы турында фикер алыштылар һәм аны расладылар.
Иҗтимагый совет утырышы беркетмәсе һәм агымдагы елга эш планы белән Юстиция министрлыгы сайтының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет” бүлегендә танышырга мөмкин.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International