Президент 2012-2013 елларга Коррупциягә каршы тору илкүләм планын раслады

2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
Документта дәүләт органнары җитәкчеләренә кадрлар хезмәте бүлекчәләренең коррупциягә караган һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау буенча эшне көчәйтү зарурлыгы билгеләнгән. Агымдагы елның 1 июленә кадәр коррупциягә каршы тору планнарына төгәл билгеле нәтиҗәләргә ирешүгә юнәлтелгән үзгәрешләр кертергә һәм әлеге планнар белән каралган чаралар үтәлешен тикшерүдә тотуны тәэмин итү таләп ителә.
РФ Иҗтимагый палатасының, РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының, “Россия юристлар ассоциациясе” гомумроссия иҗтимагый оешмасына, сәяси партияләргә, үз-үзләрен көйләүче оешмаларга, сәнәгатьчеләрне һәм эшкуарларны берләштергән иҗтимагый оешмаларга дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә гражданлык җәмгыяте институтларының җәмәгать контроле турында федераль закон проектын эшләү тәкъдим ителә.
Указда каралганча, дәүләт органнары хезмәткәрләренә үзләре һәм аларның гаилә әгъзалары тарафыннан билгеле бер төр мөлкәт сатып алуга сарыф ителгән акча турында мәгълүмат бирергә кирәк. Мәгълүмат чиновник яки аның гаилә әгъзасы тарафыннан бер тапкыр кылынган алыш-биреш суммасы гаиләнең төп хезмәт урыны буенча өч еллык кушма кеременнән артып киткән очракта тапшырылачак.
План дәүләт хезмәткәрләрен аларның вазыйфа урыннары белән бәйле яки хезмәт йөкләмәләрен үтәүгә бәйле рәвештә бүләкләр алуы турында белешмә бирүне мәҗбүри иткән нормаларны кертүне күз алдында тота.
Моннан тыш, документ Президентның кайбер актларына коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча үзгәрешләр кертүне күз алдында тота. Указ белән Россия Федерациясе Президентының рәсми сайтында, шулай ук “КонсультантПлюс”, “Гарант” мәгълүмат-хокук системаларында һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә танышырга мөмкин.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International