“Хокук һәм хәят” журналының редакция советы утырышы

2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “Хокук һәм хәят” журналының редакция советы утырышы булды. Аны юстиция министры, журналның редакция советы рәисе М.М.Корманов алып барды. Узган елда журнал саннары дөнья күрмәсә дә, редакция советы әгъзалары үзенә күрә уникаль басманы чыгаруны дәвам итү турында карар кабул иттеләр. Редакция советы рәисе М.М.Корманов, журналның үзенчәлеге аның ике телдә чыгуында, дип күрсәтте. Россиядә охшаш исемле журнал бар, әмма ул бер генә телдә - рус телендә генә чыга.
Редакция советы тарафыннан журналның гамәлгә куючылары рәтенә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеген кертүне тәкъдим итү турында килешенде.
Рәислек итүче яңа журнал редакциясе белән таныштырды. 2012 ел башыннан редакциягә яңа кешеләр, белеме буенча журналистлар һәм үз эшенең осталары җитәкчелек итәчәк.
Журналның беренче саны макеты турында фикер алышынды, аерым алганда, аның эчтәлеге, яңа рубрикалары, тышның беренче бите, нәшер ителү ешлыгы турында сүз барды. Сөйләшү вакытында журнал битләрендә яктырту өчен темалар тәкъдим ителде. Беренче санга өстәмә рәвештә тәкъдим ителгән материаллар да кертеләчәк. Рәислек итүче, гадәти тәҗрибә буенча, редакция советының барлык катнашучыларына икенче сан өчен материалларны әзерли башлауны йөкләде.
Редакция советы утырышында Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Х.Г.Шәрипов катнашты. Ул Октябрь революциясеннән соң ябылгач, 1998 елда журналны яңадан чыгаруның башлангычында булды. Аның белән интервью басманың 1 нче саны битләренә урнаштырылачак.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International