Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның Түбән Кама шәһәренә эш сәфәре

2012 елның 19 марты, дүшәмбе
2012 елның 16 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов эш сәфәре белән Түбән Кама шәһәренә барды. Анда ул Түбән Кама муниципаль районы, Түбән Кама шәһәре мэры А.Р.Метшин белән очрашты. Алар җәмәгать судьяларына һәм аларның аппаратына (Түбән Камада 12 суд участогы бар) биналар бүлеп бирү, район административ комиссиясен һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең эшчәнлеген оештыру турында сөйләштеләр. Җитәкчеләр шулай ук халык арасында профилактика эшен активлаштыру зарурлыгы һәм ике комиссиянең дә эшчәнлеген массакүләм мәгълүмат чаралары аша яктырту хакында сүз алып бардылар, “Административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү вәкаләте бирелгән вазыйфаи затларның исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына тапшыру турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алыштылар.
Юстиция министрының эш сәфәре барышында район административ комиссиясе һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе белән очрашу вакытында ике комиссия эшендәге уртак проблемалар, шулай ук түбәндәге төгәл билгеләнгән мәсьәләләр күтәрелде: хокук тәртибен тәэмин итү һәм хокук бозуларны профилактикалау турында Татарстан Республикасы законының гамәлдә булу чорында административ комиссия тарафыннан төзелгән беркетмәләр саны, административ комиссияләрнең эшчәнлеге турында регламентны кабул итү, комиссияләрнең эшен планлаштыру, 2010 ел белән чагыштырып караганда, 2011 елда административ комиссияләр тарафыннан каралган материалларның саны, каралуы кичектерелгән эшләрнең саны, вакытлары бозылып каралган административ хокук бозулар турында эшләрнең саны һәм башкалар. Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, үз компетенциясенә ярашлы рәвештә, җирле үзидарә органнары тарафыннан административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча дәүләт вәкаләтләренең үтәлешен тикшерүдә тотуны гамәлгә ашыра.
Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Кормановның эш сәфәре планы моның белән генә чикләнмәде. Ахырда ул Түбән Кама муниципаль институтының юридик факультеты администрациясе һәм мөгаллимнәре белән очрашты. Монда муниципаль берәмлекләрдә эшләү өчен юридик кадрлар әзерләү мәсьәләсе алга куелды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International