Юридик факультетлар студентлары арасында Республика конкурсының I туры нәтиҗәләре

2012 елның 21 марты, чәршәмбе
2012 елның 20 мартында Татарстанда Татарстан Республикасы югары уку йортлары (юридик факультетлар һәм бүлекләр) студентлары арасында ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган Республика конкурсының I туры узды. Беренче турда 13 югары уку йортыннан, шул исәптән Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтыннан һәм Түбән Кама муниципаль институтыннан 200дән артык студент катнашты.
Беренче тур нәтиҗәләренә карасак, түбәндәге 15 катнашучы иң күп бал җыйдылыр, димәк, II турга үттеләр:
1. Насратуллин Тимур Адик улы – К(Иб)ФУның Алабуга институты;
2. Мишурина Ульяна Геннадьевна – К(Иб)ФУның Алабуга институты;
3. Коковихина Ксения Олеговна – К(Иб)ФУның Алабуга институты;
4. Гиздатуллина Илфинә Илфир кызы – К(Иб)ФУның Алабуга институты;
5. Ибраһимов Илнар Хәмит улы – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты;
6. Токранова Аида Петровна – Казан (Идел буе) федераль университеты;
7. Архипов Андрей Владимирович – Казан эшкуарлык һәм хокук институты;
8. Бикмөхәммәтова Йолдыз Закерҗак кызы – Казан (Идел буе) федераль университеты;
9. Зиннәтев Айдар Райхан улы – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты;
10. Низамов Артур Марат улы – Казан (Идел буе) федераль университеты;
11. Новиков Иван Александрович – Казан (Идел буе) федераль университеты;
12. Манафова Лиана Габил кызы – Казан (Идел буе) федераль университеты;
13. Бахия Татия Романовна – Казан (Идел буе) федераль университеты;
14. Фирсова Элина Дмитриевна – РФ Юстиция министрлыгының Россия хокук академиясенең Казан юридик институты (филиалы);
15. Небылицын Максим Александрович – Социаль һәм гуманитар белемнәр институты.  
Конкурс турында нигезләмәдә каралганча, I турда җиңүче дип табылганнар җиңү өчен II турда сынашачак. Ул исә 2012 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында сәгать 10да башланачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International