2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының тормышка ашырылуын тикшерүдә тоту
2012 елның 23 марты, җомга
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика, координация һәм планлаштыру бүлеге вәкилләре, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә, Арча муниципаль районында һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә тикшерү үткәреп кайттылар.
Тикшерү предметлары 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан үтәлергә тиешле пунктларыннан гыйбарәт булды.
Арча муниципаль районындагы тикшерүгә нәтиҗәләр 20 мартта Арча муниципаль районы башлыгы урынбасары Л.М. Осина, районның коррупциягә каршы тору комиссиясе әгъзалары, шулай ук коррупциягә каршы юнәлештә чаралар үткәрү өчен җаваплы башка затлар белән бергә чыгарылды.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә узган тикшерү нәтиҗәләре ведомство җитәкчесе И.А. Марченко, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе әгъзалары, коррупциячел һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы зат катнашындагы киңәшмәдә фикер алышу өчен нигез булды.
Күрсәтелгән тикшерүләрнең нәтиҗәләре буенча тиешле белешмәләр кимчелекләрне төзәтүгә кагылышлы тәкъдимнәр белән бергә, алга таба эштә куллану өчен, Арча муниципаль районы Башлыгына һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесенә юлланачак.