ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен аттестацияләү

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәткәрләрен биләп торган вазыйфаларына туры килүгә аттестацияләү булды. Татарстан Республикасы юстиция министры боерыгында каралганча, аттестацияне Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 7 дәүләт граждан хезмәткәре үтте.
Министрлыкның аттестация комиссиясе уздырган аттестация имтиханының асылы, биләп торган вазыйфага караган билгеле бер шартлардан һәм хезмәткәргә карата куелган таләпләрдән чыгып, хезмәткәрнең эшчәнлеген объектив бәяләүдән гыйбарәт булды.
Министрлыкның аттестация комиссиясе бәяләмәсе нигезендә түбәндәгеләр биләп торган вазыйфаларына туры килә дип табылдылар:
- Бочкина Евгения Владимировна – ТР Әгерҗе районы 1 һәм 2 номерлы суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты;
- Гатауллина Гөлзирә Зөфәр кызы – Казан шәһәре Совет районы 7 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире - 2 разрядлы өлкән белгече;
 - Минһаҗева Лилия Фәрит кызы – ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 9 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
- Фәйзуханова Руфинә Әнвәр кызы – Казан шәһәре Киров районы 5 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре;
- Хаҗипова Лилия Рамил кызы - Казан шәһәре Совет районы 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире - 2 разрядлы өлкән белгече;
 - Шаманская Виктория Викторовна – ТР Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты.
Ярославская Марина Сергеевна – ТР Кама Тамагы районының 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, уңышлы рәвештә һөнәри яктан яңадан әзерләнү яки квалификациясен күтәрү шарты үтәлгән очракта гына, биләп торган граждан хезмәте вазыйфасына туры килә.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез эксперт булып В.П. Ганчурин катнашты.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International