ТР Юстиция министрлыгы ТР Дәүләт Советы утырышына 5 закон проектын тәкъдим итте

2012 елның 30 марты, җомга
Кичә дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме җиденче утырышы булды, анда 11 Татарстан Республикасы законы проекты каралды. Парламент утырышында 5 закон проекты Татарстан Республикасы юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н. Столяров тарафыннан тәкъдим ителде. Социаль әһәмияткә ия закон проектларының берсе “Татарстан Республикасында дәүләт граждан хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе түләүләре турында” Татарстан Республикасы законы проекты булды. Әлеге мәсьәлә РФ субъекты законы белән җайга салынганга күрә, закон проекты Татарстан Республикасы законнарын Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләрен социаль-хокукый тәэмин итү өлешендә камилләштерү максатында эшләнде.
Аерым алганда, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте трында” 2003 елның 16 гыйнварындагы 3-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законында Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән очракларда, тәртиптә һәм күләмнәрдә дәүләт хезмәткәрләрен мәҗбүри дәүләт иминләштерүе буенча гарантияләр каралган.
Дәүләт Советы сессиясендә С.Н. Столяров торакка кагылышлы законнар өлкәсендә һәм умартачылык өлкәсендә административ хокук бозулар кылган өчен административ җаваплылык билгели торган «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты белән таныштырды.
Билгеле булганча, Татарстанда социаль ипотека системасында, торак урыннарны бирү законнарын тормышка ашыру максатларында, торак шартларын социаль ипотека системасында яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә куюны җайга сала торган норматив хокукый акт, шулай ук умартачылык өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга сала торган закон кабул ителгән иде. Әмма бу законнарны бозган өчен җаваплылык әлегә кадәр расланмаган.
Тәкъдим ителгән закон проекты шушы буш араны бетерә, моның өчен вазыйфаи затларга, торак шартларын Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен бозган өчен, шулай ук умартачылык өлкәсендәге таләпләрне бозган өчен тиешле административ җаваплылык билгели.
Депутатлар каравына 2011 елның 15 сентябрендәге Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасының Иҗтимагый палатаның ролен һәм абруен арттыру турындагы нигезләмәләрен гамәлгә ашыру максатларында әзерләнгән «Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты тапшырылды.
Юстиция министры вазыйфаларын башкаручы С.Н. Столяров «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары турында» Татарстан Республикасы Законының 9 һәм 10 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты турында нотык сөйләде. Закон проектының төп максаты – республика законнарын РФ субъектларына җәмәгать судьяларының эшчәнлеген тәэмин итү белән бәйле аерым мәсьәләләр буенча өстәмә вәкаләтләр бирә торган Федераль конституция законына туры китерү.
Парламентарийлар каравына «Тукай муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проекты тәкъдим ителде. Югарыда аталган закон проектын эшләү зарурлыгы ТР Тукай муниципаль районы территориясендә Опушка торак пунктын төзү сәбәпле барлыкка килгән.
Тәкъдим ителгән барлык закон проектлары да беренче укылышта кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International