Юрист студентлар бәйгесе – 2012

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе
2012 елның 31 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән «КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре» ширкәте тарафыннан оештырылган ТАССР юстиция министры Ә.Г.Таҗетдинов истәлегенә багышланган VIII Татарстан Республикасы югары уку йортларының юридик факультетлары һәм бүлекләре студентлары арасында республика конкурсының финал туры булды.
Казан һәм Мәскәү югары уку йортлары мөгаллимнәреннән, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм «КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре» ширкәте вәкилләреннән гыйбарәт абруйлы жюри юридик белгечлек буенча белем алучы 2012 елның иң яхшы студентын билгеләде. Бәйгенең җиңүчесе дип Казан (Идел буе) федераль университетының 4 курс студенты Аида Токранова табылды.
Конкурс лауреаты исеменә К(Иб)ФУның 3 курс студенты Лиана Манафова (2 урын), Татия Бахия (3 урын)  һәм Россия Юстиция министрлыгы Россия хокук академиясе Казан юридик институтының (филиалының) 2 курс студенты Элина Фирсова (3 урын) лаек булдылар.
«КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре» ширкәте конкурста җиңүчене ел дәвамында түләнәчәк 1000 сум күләмендәге айлык стипендия белән бүләкләде.
Бәйге, гадәттәгечә, ике турда узда:
I тур – сайлап алу (тест үткәрү), II тур – конкурс жюрие тарафыннан тәкъдим ителгән темаларның берсенә эссе яклау. Ләкин быел бер яңалык – Интернет-тест кертелде, аның җиңүчеләре I турга үткәрелде.
Көч сынашуда республиканың 13 югары уку йортыннан, шул исәптән Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтыннан һәм Түбән Кама муниципаль институтыннан 200 артык студент катнашты.
«КонсультантПлюс. Мәгълүмат технологияләре» ширкәтенең генераль директоры С.М. Колсанов, республика бәйгесенең йомгаклау этабын ачканда, конкурсның гамәлгә куючылары, жюри әгъзалары һәм аның барлык катнашучылары исеменнән алыштыргысыз жюри рәисе, ю.ф.д., Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры, Татарстан Республикасы атказанган фән эшлеклесе Б.Л. Железновны юбилей белән котлады һәм аңа кыйммәтле бүләк һәм дә хокукый культураны пропагандалауны үстерүгә һәм юридик белемнәрнең статусын күтәрүгә керткән зур өлеше өчен Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы грамотасын тапшырды.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International