Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында
2012 елның 4 апреле, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2012 елның 29 мартындагы 2053-IV ДС номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары итеп биш елга:
Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча:
1 нче суд участогына – Мөхитов Альберт Ринат улы;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы буенча:
2 нче суд участогына – Иванова Ирина Гурьевна;
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Идел буе районы буенча:
8 нче суд участогына Әхмәтова Фәридә Дәрвин кызы сайланды.
Иванова Ирина Гурьевнаның Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вәкаләтләре чоры аның моннан алдагы вәкаләтләре чоры тәмамланган көннән башлана.