Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышында
2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
2012 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе утырышы булды.
Комиссия әгъзалары “Керемнәр турында белешмәләрнең үз вакытында һәм дөрес тапшырылуын тәэмин итү чаралары турында” мәсьәләсен карап тикшерделәр. Утырышта Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсеннән кергән анализ бәян ителде. Әлеге анализ 2011 елда дәүләт һәм муниципаль хезмәт турында законнарның үтәлешен һәм коррупциягә каршы торуны өйрәнү максатыннан ясалган. Тикшеренүләр нәтиҗәсендә ришвәтчелек куркынычының иң күбе дәүләт һәм муниципаль хезмәт, товарлар кайтаруга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә дәүләт заказларын урнаштыру өлкәсендә, шулай ук дәүләт һәм муниципаль мөлкәттән файдаланганда күзәтелүе ачыкланган.
2010 елда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында керемнәр турында белешмәләр тапшыру һәм белешмәләрнең үз вакытында һәм дөрес тапшырылуын тәэмин итү чаралары хакында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, комиссия рәисе урынбасары С.Н. Столяров җиткерде. Аерым алганда, Министрлык хезмәткәрләре арасында керемнәр турында белешмәләрнең дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан бозып тутырылуы очраклары булмаган.