Шахмат турнирында

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе
2012 елның 2 апреленнән 4 апреленә кадәр Татарстан Республикасы дәүләт органнары хезмәткәрләре арасындагы II Cпартакиада кысаларында тиз шахмат турниры булды.
Уенда катнашкан 30 команда арасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы, 17 очко җыеп, 5-6 гомумкоманда урыннарын бүлеште.
Аерым-аерым көч сынашуда Юстиция министрлыгы командасының әгъзалары Гарипов Р.У., аналитик һәм норматив-методик эш бүлеге җитәкчесе, катнашкан 60 ир-ат арасындагы ярышта, 9 очконың 6,5 ен җыеп (6 оту, 1 уртак нәтиҗә, 2 оттыру), 4-6 урыннарны бүлеште, Сафин Адель Габбас улы, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге җитәкчесе, 9 очконың 4,5 ен җыеп (4 оту, 1 уртак нәтиҗә, 4 оттыру), 29 урынны һәм Недышилова Кристина, финанс бүлеге белгече, ярышта катнашкан хатын-кызлар арасында 5 урынны яулады.
Татарстан Республикасы дәүләт органнары арасында борынгы интеллектуаль спорт төрендә алдан баручыларның берсе булуын раслаган Юстиция министрлыгының шахмат буенча командасына (2011 елда I спартакиада турнирында команда 7 урын өчен мактаулы диплом белән бүләкләнгән иде) котлауларыбызны юллыйбыз!
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International