РФ Судьялар советы комиссиясенең Татарстан Республикасында эшләвенә йомгак

2012 елның 9 апреле, дүшәмбе
2012 елның 2 апреленнән 6 апреленә кадәр Татарстан Республикасында РФ Судьялар советының судларны мәгълүматлаштыру һәм аларның эшен автоматлаштыру буенча комиссиясе эшләде. Аның республикага килү максаты Татарстан Республикасы район (шәһәр) судларында һәм җәмәгать судьяларының суд участокларында “Гадел хөкем” Россия Федерациясе Дәүләт автоматлаштырылган системасын кертү эшчәнлегенә, шулай ук “Россия Федерациясендә судларның эшчәнлеге турындагы мәгълүматка керә алуны тәэмин итү турында” 262 номерлы Федераль законның таләпләре үтәлүгә һәм республика судларында кулланыла торган техник инновацияләрнең гамәлгә ашырылуына анализ ясау һәм нәтиҗәләрне гомумиләштерү булды.
Комиссия составын федерация субъектлары судлары җитәкчеләре, Гомуми юрисдикция судларын һәм Суд департаменты системасын мәгълүматлаштыру идарәсе вәкиле, шулай ук “Гадел хөкем” автоматлаштырылган системасының баш инженеры тәшкил итте.
Комиссия әгъзалары эш барышында Татарстан Республикасы Югары судында, Казан шәһәре Вахитов һәм Идел буе район судларында, Бөгелмә һәм Зеленодольск шәһәр судларында, шулай ук Бөгелмә һәм Зеленодольскида җәмәгать судьяларының суд участокларында булдылар.
Суд рәисләре һәм мәгълүматлаштыру буенча белгечләр катнашында узган йомгаклау утырышында тикшерү нәтиҗәләре игълан ителде.
Комиссия әгъзалары судларның эшен, гомумән алганда, уңай бәяләде. Судлардагы мәгълүматлаштыруга килгәндә, бу юнәлештә шактый эшләрнең башкарылуы билгеләнде. Судьялар һәм аппарат хезмәткәрләре, бу эшнең зарур гамәл булуын аңлап, Татарстандагы тәҗрибәне “бөтен Россия буенча җәелдерергә кирәк”, дигән фикердә калдылар.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International