Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләре реестрының яңа редакциясе турында

2012 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасының административ-территориаль төзелеше турында” 2008 елның 12 маендагы ПУ-205 номерлы Указы нигезендә билгеләнгәнчә, Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләре реестрын алып баруны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган булып тора.
Реестрда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык административ-территориаль берәмлекләр, шул исәптән торак пунктлар турында мәгълүмат бирелә. Реестр Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләре реестры эчтәлеге һәм аны алып бару тәртибе турында нигезләмәне раслау хакында” 2008 елның 29 сентябрендәге ПУ-460 номерлы Указы белән расланган форма буенча булдырылды һәм, 2009 елның 1 гыйнварыннан башлап, кәгазъдә һәм электрон чыганакларда алып барыла.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 2008 елның 31 декабрендәге 01-01/64 номерлы боерыгы белән расланган Реестрны алып бару регламенты нигезендә Реестрны яңарту, аны яңа редакциядә ел саен раслау аркылы, ел саен башкарыла.
Күрсәтелгән Регламентның нигезләмәләрен гамәлгә ашыру һәм әлеге Реестрның нигезләмәләрен актуальләштерү максатларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының “Татарстан Республикасы административ-территориаль берәмлекләре реестрын раслау турында” 2010 елның 20 маендагы 01-02/34 номерлы боерыгына үзгәрешләр кертү хакында” боерыгы чыгарылды.
Реестрның яңа редакциясе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында Җирле үзидарә” бүлегенең “Административ-территориаль берәмлекләр реестры” бүлекчәсенә урнаштырылды.
Шулай ук игътибарыгызны юнәлтәбез: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында мәнфәгатьле органнар, оешмалар яки физик затларның соравы буенча Реестрдан өземтәләр яки соралган мәгълүматның булмавы турында белешмәләр бирә.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International