Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләренең квалификация имтиханы нәтиҗәләре

2012 елның 13 апреле, җомга
2012 елның 11 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгы аттестация комиссиясенең ТР җәмәгать судьялары аппараты дәүләт граждан хезмәткәрләренә класслы чиннар бирүгә квалификация имтиханын алу буенча утырышы булды.
Квалификация имтиханы, граждан хезмәткәренең белемен, күнекмәләрен һәм осталыгын (һөнәри дәрәҗәсен) бәяләү максатларында, телдән үткәрелде.
Имтиханга ТР җәмәгать судьялары аппаратының 10 хезмәткәре кертелде.
Аттестация комиссиясе утырышының нәтиҗәсе: 8 хезмәткәр квалификация имтиханын уңышлы тапшырды һәм алар класслы чин бирүгә тәкъдим ителде. Җәмәгать судьялары аппаратының 2 хезмәткәре квалификация имтиханын тапшыра алмады.
Аттестация комиссиясе утырышында бәйсез экспертлар сыйфатында В.П.Ганчурин һәм В.А.Гуревич катнаштылар.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International