Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 17 апреле, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге әйдәп баручы белгече, ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 8 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Азнакай районы һәм Азнакай шәһәре 3 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Әтнә районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Киров районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече, Казан шәһәре Идел буе районы 1 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече һәм Казан шәһәре Вахитов районы җәмәгать судьялары аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Әйдәп баручы белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында бер елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Суд утырышы секретаре һәм консультант вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем яисә урта һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 17 апреленнән 7 маена кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 23 мае. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International