2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының тормышка ашырылуын тикшерү
2012 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе
Бу атнада Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының үтәлешен тикшерү графигына ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында һәм Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында тикшерү үткәрде.
Тикшерү предметын 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан тормышка ашырылырга тиешле пунктлары тәшкил итте.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында узган тикшерүгә нәтиҗәләр транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Сафин Л.Р., коррупциягә каршы тору комиссиясе әгъзалары, коррупциягә караган һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы зат белән бергә чыгарылды.
Лаеш муниципаль районында узган тикшерү нәтиҗәләре хакында Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетының эшләр белән идарә итүче Воробьев В.Н., Лаеш районы башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясе әгъзалары, коррупциягә караган һәм бүтән хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы зат, шулай ук коррупциягә каршы чаралар үткәрү өчен җаваплы башка затлар катнашында узган киңәшмәдә фикер алышу булды.
Тикшерүчеләр 2012-2013 елларга Илкүләм коррупциягә каршы көрәш планы нигезләмәләрен эштә мәҗбүри исәпкә алу зарур булуга игътибар иттеләр. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Лаеш районында әлеге планны үтәү буенча эш актив алып барыла.
Кимчелекләрне бетерүгә кагылышлы тәкъдимнәрне үз эченә алган күрсәтелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча тиешле белешмәләр, алга таба таянып эшләр өчен, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрына һәм Лаеш муниципаль районы Башлыгына юлланачак.
Бу белешмәләрнең эчтәлеге белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешен тикшерүдә тоту” бүлекчәсендә танышырга мөмкин.