Май бәйрәмнәре алдында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлыкның административ бинасын һәм аның янәшәсендәге территорияне чистарту буенча гадәткә кергән хезмәт шимбәсе булды. Хезмәт шимбәсе территорияләрне санитар чистарту ике айлыгы кысаларында үтте һәм анда Министрлык аппаратының бөтен коллективы катнашты.
Министрлык бинасындагы һәм аның янәшәсендәге территорияләрнең җыештырыла торган урыннары бүлекләргә бүлеп бирелде, җаваплы кешеләр билгеләнде. Җыештыруның беренче баскычында коллективтагы хатын-кызлар көч куйды: тәрәзәләр юылды, гөлләр рәткә китерелде, бүлмәләрдәге тузаннар сөртелде, бинада тәртип урнаштырылды. Йомгаклау баскычында фәкать ир-егетләр эшләде. Аларга административ бина территориясе туры килде: кипкән үләннәр һәм яфраклар җыештырылды, чәчәк түтәлләре казылды.
Гадәткә кергән хезмәт шимбәсенә Министрлык аппараты белән беррәттән Татарстан Республикасы шәһәр һәм районнарында ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре дә чыкты. Җыештыру өчен һәркемгә аерым территория бүлеп бирелде.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте