Юстиция министры М.М.Корманов «Тормыш һәм уңыш мәктәбе» проектында катнашты

2012 елның 25 апреле, чәршәмбе
"Pro Город" газетасы һәм ProKazan.ru порталының «Тормыш  һәм уңыш мәктәбе» проекты кысаларында ТР юстиция министры М.М.Корманов 175 нче мәктәпнең 9-11 сыйныф укучылары белән очрашты.

Мидхәт Мәзгут улы Корманов үзе белән болай таныштырды:

Мин үзем турында нәрсә сөйли алам соң? Мин министр булып өстәмә акча эшләүче гап-гади пенсионер. Кайчандыр мин дә сезнең кебек идем. Гап-гади авыл мәктәбендә белем алдым, яхшы укыдым, өчлеләр минем юк иде. 8 ел мәктәптә уку дәверендә мин фәкать бер генә тапкыр укырга бармый калдым. Ул да сәбәпсез булмады: мин авырдым. Бер генә тапкыр дәрестән качтым, йөзү теләгем бик зур иде (елмая – автор искәрмәсе).

Мәктәптән соң техникумга кердем һәм аны бишлеләргә тәмамладым. Аннан бухгалтер белгечлеген алып чыктым, ә аннары, мөгаллимәмнең киңәшен тыңлап, Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга кердем. Гел бишлеләргә генә укып баргач, кергәндә миңа бер генә имтихан – тарихтан – тапшырырга туры килде. Ниһаять, 1 августта мин КДУга килдем. Дөресен әйткәндә, минем анда укырга теләгем юк иде. Университетның дивар төсе миңа ошап бетмәде. Башымда бер генә уй: ничек мин 5 ел буе шушы төссез диварлар эчендә укырмын икән? Шулай да укыдым (көлә). Имтиханны бишлегә биреп, юридик факультетка укырга кердем. Белем йортын тәмамлаганнан соң, биш ел ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск эчке эшләр идарәсендә урлауга каршы көрәш бүлегендә, аннары начальник урынбасары булып эшләдем. 1990 елда, ул вакыт миңа 30 яшь иде, ТАССР Югары Советы депутаты һәм ике тапкыр ТР Дәүләт Советы депутаты булдым. Ә 2004 елда министр итеп билгеләндем.

Ничә яшьтә булуыма карамастан, мин даими яңа белем туплыйм. Мәсәлән, хәзер инглиз телен өйрәнәм. Моннан тыш, мин актив яшәү рәвешен алып барам: көн саен кич белән бассейнда йөзәм, атнага ике тапкыр хоккей уйныйм. Якшәмбе саен паркта 2 км ераклыкка йөгерәм, 20 км велосипедта йөрим, аннан соң 30 минут тренажерлар залында шөгыльләнәм, ахырда бассейнда 1км йөзәм.

Җәй буе велосипедта йөримен, ә кышын чаңгыда 15-20 км узам. Ел саен “Россия чаңгы юлы”нда катнашам. Быел икенче урынны алдым.

Минем ике улым бар, икесе дә юристлар. Тагын 3 кыз оныкларым үсеп килә, алар белән ял көннәрендә очрашабыз. Олысына 9 яшь, калганнарына – 3 һәм 4 ай гына әле.

Министр киңәшләре:

Әгәр сез уңышка ирешергә теләсәгез, беренчедән, яхшы нигез – югары белем алырга кирәк. Икенчедән, һәр кеше дә компьютерны белергә тиеш, әмма "В Контакте" яки "Одноклассники"да утырыр өчен түгел, ә гап-гади программаларны үзләштерү өчен. Өченчедән, һичшиксез, инглиз телен белергә һәм, дүртенчедән, хәзерге заманда һәркем машина йөртә белергә тиеш.

Хәмер эчкән һәм тәмәке тарткан кешегә хезмәт базарында сорау булмаячак! Бу хәзер модада түгел! Яшь чакта мин дә тарткан идем (23-30 яшьләрдә), аннары бу шөгыльгә чик куярга үземдә көч таптым. Тәмәке тарту күп вакытны йота, ә вакыт – ул акча. Менә үзегез уйлап карагыз, минем кул астында бер хезмәткәр эшләде. Ул көненә 8 тапкыр тәмәке тартырга чыга иде. 5 минут - чыгу өчен, 5 минут – тарту өчен, 5 минут - кире бүлмәсенә әйләнеп кайту өчен кирәк. Гомумән алганда, аның сәламәтлегенә зыян китерә торган бу гадәтенә көненә 2 сәгать сарыф ителә иде. Мин аңа: “Йә син тәмәке тартуыңны ташлыйсың, йә мин синең эш көненә тагын ике сәгать өстим!”, - дидем. Ул бу начар гадәтен бетерде (көлә – автор искәрмәсе).

Сезнең язмыш – сезнең кулда. Әгәр сез Емеля сыман мич башында көнегезне үткәрсәгез, бер нәрсәгә дә ирешә алмассыз! Һәр нәрсәдә дә уңышка ирешә торган кеше булырга теләсәгез, һәрвакытта да хәрәкәттә булырга, ә иң мөһиме – күп укырга кирәк!

Мәктәп укучылары да үзләренең сорауларын бирделәр:

Һөнәр сайлаганда, безгә ничек ялгышмаска? Ул һөнәрнең сиңа гомер буе кызык булачагын ничек аңларга? Берәр киңәшегезне бирсәгезче.

Мин хәзерге вакытта технолог белән инженерларга ихтыяҗ булуны беләм. Ләкин мин барыгызга да: “инженер булыгыз”, дип киңәш бирә алмыйм. Иң элек сезгә нәрсә бер төрле канәгатьлек хисе бирүне һәм нәрсәгә сәләтегез булуны утырып уйларга кирәк. Бертөрле генә җавап биреп булмый. Документларны берничә институтка биреп карагыз.

Гомер дәвамында нинди спорт төрләре белән шөгыльләндегез?

Чаңгы, хоккей, кросс, велосипед, чаңгы-роллерлар. Әгәр мин бер генә атна булса да спорт белән шөгыльләнә алмасам, минем бөтен тәнем сызлана башлый. Минем өчен спорт наркотик сыман. Сез спорт белән шөгыльләнәсезме соң? Әгәр юк икән – иртә белән күнегүләр ясый башлагыз! Шул чакта сез яшьлек чорын озайта алачаксыз.

Сезнең тормышыгыз эш-гамәлләргә шундый бай! Сезнең үткәнгә кайтып нәрсәне булса да төзәтәсегез килмиме?

Мин бернәрсәне дә төзәтмәс идем. Ничектер минем башыма “Әгәр мин министр булмаган булсам, нәрсә булыр иде” дигән уй килгән иде. Мин шуны аңладым: мин иң яхшы бухгалтер булган булыр идем!

Министр буласы авырмы?

Министр булу авыр! (көлә). Мин бик рәхәтләнеп гади мөгаллим булыр идем, чөнки мин Казан федераль университетының юридик факультетында укытам. Минем бөтен кеше кебек 3 ай ял итәсем килә. Минем атнасына бер лекциям булыр иде, ә калган вакытымда спорт белән шөгыльләнер идем һәм вакытымны гаиләм белән үткәрер идем.

Сезнең хыялыгыз бардыр. Ул нинди?

Мин студент булырга, әмма хәзерге хезмәт хакын алырга хыялланам (көлә). Ә чынында исә, мин 100 яше тулып киткән кешеләр арасында үткәрелә торган дөньякүләм чабышта катнашырга һәм дөнья рекордын уздырырга (100 метрны 27 секунд эчендә), дигән хыял белән яшим.

 

ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International