Вакантлы вазыйфаны биләп торуга һәм кадрлар резервына кертүгә конкурс турында белдерү

2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге әйдәп баручы белгече, Казан шәһәре Мәскәү районы 4 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Зәй районы һәм Зәй шәһәре 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм ТР Чаллы шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Әйдәп баручы белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: “Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше” белгечлеге буенча “инженер-төзүче” квалификациясе белән югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында бер елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Суд утырышы секретаре һәм консультант вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы шулай ук җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары дәүләт граждан хезмәте вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында бер елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 26 апреленнән 16 маена кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 31 мае. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International