Кукмара муниципаль районында хокукый ярдәм күрсәтелде

2012 елның 28 апреле, шимбә

2012 еның 25 апрелендә, 2011-2013 елларга Татарстан Республикасында халыкка хокукый белем тарату һәм юридик ярдәм күрсәтү буенча озак вакытка исәпләнгән максатчан программа кысаларында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек оештыру департаменты белгечләре халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү белгечләреннән гыйбарәт мәгълүмат-консультация төркеме белән берлектә Кукмара муниципаль районына барып кайттылар. Анда Түбән Үрәс һәм Янил авыл җирлекләрендә авыл җирлекләре гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча күчмә кабул итү булды.

Департамент белгечләренең районга килүе вакытында район җитәкчелеге районның авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу оештырды. Аның барышында авыл җирлекләренең вазыйфаи затларына хокукый ярдәм күрсәтелде. Авыл җирлекләре башлыклары биргән сораулар нигездә вазыйфа йөкләмәләрен башкарганда туа торган четерекле хәлләргә, аерым алганда, янгын, экологик иминлек, санитар-эпидемиологик хәлне тикшерүдә тотучы хезмәтләр белән үзара мөнәсәбәтләргә, каты көнкүреш калдыкларын чыгару, юллар төзү мәсьәләләренә, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең территорияләрен төзекләндерүгә һәм чыгым вәкаләтләрен гамәлгә ашыру һәм дә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр өлкәсендә  муниципальара хезмәттәшлекне оештыруга кагылышлы норма һәм кагыйдәләр эшләү буенча теләк-киңәшләргә кагылды.

Очрашу вакытында җирлек башлыкларына җирле үзидарә турындагы һәм коррупциягә каршы тору хакындагы законнардагы соңгы яңалыклар турында мәгълүмат бирелде.

Җирлек башлыклары белән очрашуда Кукмара Район советы рәисе урынбасары Р.А.Кәримуллина катнашты.

Департамент белгечләре, тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын тикшерүдә тоту максатында, шулай ук Кукмара муниципаль районы административ комиссиясе эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү барышында административ хокук бозулар турында федераль һәм республика законнары, шул исәптән “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренең комиссия тарафыннан үтәлүе өйрәнелде.

Административ комиссиягә хокук буенча консультация ярдәме күрсәтелде, аның эшчәнлеген алга таба камилләштерүгә һәм административ хокук бозуларны бетерү буенча профилактика чараларын көчәйтүгә юнәлтелгән тиешле киңәшләр бирелде.

Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең оештырылуын өйрәнү максатларында, югарыда күрсәтелгән чаралардан тыш, бу эшнең Кукмара муниципаль районы җирле үзидарә органнарындагы торышы өйрәнелде.

Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы вазыйфаи затларның эше 2011 елның 1 кварталы һәм 2012 елның 1 кварталы нәтиҗәләренә карап анализланды, эшчәнлекләренең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгән киңәшләр бирелде.

ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International