Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышы турында

2012 елның 4 мае, җомга
2012 елның 3 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министрының Беренче урынбасары Р.Ф.Моратов катнашында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты (алга таба – Комитет) утырышы булды.
Комитет әгъзаларының фикер алышуы нәтиҗәсендә “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының аерым дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектлары хупланды.
“Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында”; “Транспорт салымы турында” Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Оешмаларның мөлкәтенә салым турында” Татарстан Республикасы Законының 3 статьясындагы 1 өлешкә үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законнары проектларын соңгы карау бер атнага кичектерелде.
“Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” (коры үлән, саламны, җитештерү һәм куллану калдыкларын ягуны тыю хакында) закон проекты, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белән берлектә эшләп бетерү өчен, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына юлланды.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов “Татарстан Республикасында түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турында” закон проектына кагылышлы нотык сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International