Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестры яңа редакциядә расланды
2012 елның 5 мае, шимбә
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестры турында” 2010 елның 12 апрелендәге 255 номерлы карары нигезендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестрын алып баруны гамәлгә ашыручы вәкаләтле орган булып тора.
Реестр Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләренең һәм алар составына керүче торак пунктлар исемнәренең системалаштырылган рәсми исемлеген тәшкил итә. Анда җирле үзидарә органнарының төзелеше һәм урнашу урыны, муниципаль берәмлекләрдәге халык саны һәм территорияләрнең мәйданы турында мәгълүмат урын ала.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Реестрга кертелә торган белешмәләрне җыю эшен Татарстан Республикасы законнарына мониторинг үткәреп, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше дәрәҗәсен характерлаучы паспортларда булган мәгълүматларны алып башкара.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестрында урын алган белешмәләрне яңартты.
Татарстан Республикасы юстиция министрының 2012 елның 28 апрелендәге 01-02/35 номерлы боерыгы белән Реестр яңа редакциядә расланды.
Реестрның яңа редакциясе Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Җирле үзидарә” бүлегендә урнаштырылды.
Шуңа игътибарыгызны юнәлтәбез: Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтү кысаларында кызыксыну белдергән орган, оешмаларга яки физик затларның мөрәҗәгате буенча Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре реестрыннан өземтә яки сорала торган мәгълүматның булмавы турында белешмә бирелә.