Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Җиңү көне уңаеннан тәбрикли!
2012 елның 5 мае, шимбә
Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Җиңү көне һәрвакытта да шулай яратып каршы ала торган, һәр буын өчен дә кадерле, берүк вакытта дәһшәтле елларны хәтердә яңарта һәм күңелгә сагыш бирә торган, әмма якты бәйрәм булып кала бирә. Бу бәйрәмдә хәсрәт һәм шатлык яшьләре янәшә. Ул совет солдатларына дан һәм горурлык көне.
Бу көнне без Бөек Ватан сугышы кырларында һәм тылда җиңү өчен нигез корган кадерле ветераннарыбызны чын йөрәктән чыккан җылы сүзләр белән котлыйбыз.
Ни кызганыч, әмма көн арты көн Бөек Җиңүнең тере тарихында катнашучылар рәте сирәгәя бара.
Без йөрәкләребездә сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын, каһарманлыгын, кыюлыгын гына түгел, ә авыр заманнар югалтуларының ачы тойгысын да саклыйбыз.