Йөзү күнегүләре башкарганда

2012 елның 11 мае, җомга
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллективы Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре арасындагы II Cпартакиадага әзерлек кысаларында йөзү күнегүләрен башкаруга кереште. Кичә, 2012 елның 12 маенда, «Буревестник» бассейнында сайлап алу туры булды. Йөзеп караганнан соң, ярыш шартларына ярашлы рәвештә, ир-егетләр һәм хатын-кызлардан гыйбарәт йөзүчеләр командасы тупланды. 2012 елның 26 маенда йөзү ярышлары башланып китәчәк, ә хәзергә команда күнегүләр ясавын дәвам итә. Алар күбрәк булган саен йөзү техникасы да шомара бара һәм йөзүчеләрнең шәхси нәтиҗәләре дә яхшыра бара.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International