Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 12 мае, шимбә
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге әйдәп баручы белгече һәм ТР Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре 9 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгече дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Әйдәп баручы белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең өлкән һәм кече төркеме вазыйфаларында бер елдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча ике елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Канцелярия мөдире – 2 разрядлы өлкән белгеч вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган югары һөнәри белем яисә урта һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.
Документлар 2012 елның 12 маеннан 1 июненә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 18 июне. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International